Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

Фәнис Җиһаншаның кызы: "Әти акча күп эшли"

12 мая 2016 Фәнис Җиһаншаның кызы: "Әти акча күп эшли"

Г.Камал театры актеры Фәнис ҖИҺАНША - балаларга яхшы таныш исем. Аны телевизор экранында еш күрәсез, татарча сериалларда да күп уйный. Ә менә Фәнис абыегызның дүрт бала әтисе икәнен күбегез белмидер дә әле... Уллары Габдуллага - 17, Газизуллага - 15, кызлары Рәйханга - 10, Айгөлгә - 3 яшь икән.
"Малайлар миңа ошамаган, хәтта фотога да төшәргә яратмыйлар, әңгәмәгә дә ризалашулары икеле",- диде Фәнис абый. Ә менә кызы Рәйхан әңгәмәгә каршы килмәде.

- Рәйхан, әтиең театр артисты булгач рәхәтме?
- Плюсы шул: акча күп эшли. Безне киендерә, мәктәптә ашарга акча бирә. Ә минусы: әтине өйдә сирәк күрәм. Иртә белән китә, төнлә мин йоклаганда гына кайта.
- Әтиең син теләгән бөтен әйберне аламы соң?
- Мин теләгән телефон белән планшетны алып бирмәде әле. Абыйга гына телефон алды. Ләкин ул миңа футболка, кофта, сноуборд, роликлар бүләк итте. Аквапаркка йөртә. Бергә тәмле итеп ашарга яратабыз.
- Ә чипсы, кириешки, газлы су ише зыянлы ризыкларны ашыйсызмы?
- Сирәк кенә булса да алабыз инде. Тик әти гел орыша: "Ашказаныгыз тишеләчәк, ашамагыз",_ ди.
- Нинди китап-журналлар укырга яратасың?
- Картиналы сәяхәт китапларын, комикслар яратам. Кайбер кызык мәгълүматны дәфтәргә дә язып барам. "Сабантуй" журналын да өйгә алдырабыз.
- Яңа ел бәйрәмендә әтиегез сюрпризлар эшләдеме?
- Миңа зур курчак бүләк итте. Узган ел китап белән асылташлар тутырылган ике карандаш биргән иде. Без бик кечкенә булганда, сакал тагып, Кыш бабай булып уйный иде. Ләкин аны барыбер таный идек: чөнки өстендә безгә таныш кышкы куртка һәм чалбар була иде.
z_85023769