Гыйнвар 2021
Сез китапханәгә ни өчен йөрисез? Без китапханәчебез Гөлшат апа Мөхәммәтҗанованы күрү өчен! Кәефсез кешенең дә кәефен күтәрә белә ул! Шул арада китаплар белән кызыксындырырга да өлгерә. Шуңа да китапханә – безнең иң яраткан урын.
Низамова Айзирәк, Яр Чаллы, 41 мәктәп, 5 В сыйныфы, «Ак каурый» әдәби түгәрәге
Дустым, без сине ел буе герой-шәһәрләр белән таныштырып бардык. Ә хәзер имтихан алыр вакыт җитте.