Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

НӘТИҖӘ: Иң хикмәтле җимеш кемнеке?

16 октября 2018 НӘТИҖӘ: Иң хикмәтле җимеш кемнеке?

Бакчадагы көзге уңыш җыелып беткән, туфрак кыш чыгарга әзерләнер чорга аяк бастык. “Сабантуй” журналы да “Хикмәтле бакча җимеше” бәйгесенә нәтиҗәләр ясый!
Сентябрь аенда игълан иткән бәйгегә шактый эшләр килде. Катнашучылар фоторәсемнәре астына үзләренең шәрехләмәләрен дә китергәннәр. Хәтта шигъри формада иҗат итүчеләр дә булды. Җиңүчене сайлаганда бәйгегә нәкъ менә иҗади якын килүгә нигезләндек. Фоторәсемнәргә күз салсак, һәр катнашучының да бакча җимеше хикмәтле икәнлеге күренә, табигать тудырган иҗат җимешләренә сокланырлык!
Шулай ук сайтыбызда тавыш бирү вакытында авторларның бәйгедә җиңү яуларга теләге ачык чагылды. Алар үзләре өчен тавыш бирергә өндәп дусларына мөрәҗагать иткәннәрдер, мөгаен. Күпләрегез мәктәп яки сыйныфтагы иптәшләре ярдәмен тойгандыр. Шул рәвешле актив катнашучылар дуслары ярдәме белән җиңү баскычына юлны якынайтты.

Шулай итеп, “Хикмәтле бакча җимеше” бәйгесендә Актаныш районы Киров авылыннан Кәрим Шәйхуллин җиңүче булып танылды! Аны өстәл уены һәм диплом безнең редакциядә көтә. Котлыйбыз!



Шайхуллин Кәрим


Бакчамдагы борычым
Бик шәп булып өлгергән.
Гаҗәп формага килеп,
Аккош кебек бөгелгән.


(Актаныш районы Киров авылы)