Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

Июль 2023

18 июля 2023 Июль 2023

июль 2023

«Сабантуй» журналы җәйне кызыклы һәм файдалы итеп үткәрүнең серләрен өйрәтә! Селфи ясарга Казан һәм Татарстан тирәсендәге 7 иң матур урынның кайда урнашуын беләсеңме? Җавабы – «Сабантуй»ның яңа санында!

Журналның июль санында җырчы һәм биюче Камил Хәлиуллин белән танышырга мөмкин. «Кул эше. Hand made» сәхифәсендә яшь хәбәрчебез Сәидә милли бизәкле брелок ясарга, ә пешекче Зәйнәп бөтнекле печенье әзерләргә өйрәтер.

Иҗат итәргә яратучылар өчен Әлфәт Закирҗанов белән Ләйлә Сабированың киңәшләре файдалы булыр. «Мин журналист булам!» проектының чираттагы дәресләре заманча журналистикада әдәби-публицистик жанрларга багышлана. Дәресне тыңлагач, эссе белән очеркның охшаш һәм аермалы якларын белерсең.

Ялгызлыкны яратмаучы, көтү булып яшәргә ияләшкән, бәләкәй генә буйлы, йомшак тунлы йорт хайваны – сарык турында кызыклы фактлар белән «Zooдөнья» сәхифәсен укып белә аласың. Журналның июль саны спорт белән шөгыльләнүчеләрне айкидо белән таныштыра, әдәбият сөючеләрне Рабит Батулланың әкиятен укырга чакыра.