Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

Кар бөртеге бигрәк матур... - Укучыларыбыз иҗаты

05 февраля 2018 Кар бөртеге бигрәк матур... - Укучыларыбыз иҗаты

Кар бөртеге!
Кар бөртеге бигрәк матур -
Ялтырый кулларымда.
Җем-җем итеп сибелгәннәр
Барасы юлларымда.
Тәрәзәгә килә дә ул
Урамга мине дәшә.
Һәр көнне шулай елмаеп
Безгә шатлык өләшә.
Булат Гатауллин,
Әтнә району, Күәм мәктәбе