Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

Кара каргалар кәмите (“К” хәрефеннән башланган сүзләрдән хикәя)

16 июня 2016 Кара каргалар кәмите (“К” хәрефеннән башланган сүзләрдән хикәя)

Карлы, кояшлы кыш килде. Кышкы каникул. Кар көртләре кабарып күренә. Кинәт каргаларның күңелле каркылдавы колакка керде. Кабарынкы кар көртенә карап катып калдым. Күрәм: кап-кара канатларын кага-кага, күлдә коенган кебек, кар көртендә кечкенә кара каргалар коена, күңелле каркылдашалар, каурыйларына кунган карларны кагалар. Калган каргалар каенга килеп кунып, кардәшләренә кызыгып карыйлар кебек.
Кичке каргалар кәмитен карарга кешеләр килде. Көлештеләр. Кечеләре каргаларга күрсәтә-күрсәтә көлешә, күңелле кычкырыша.
Кышкы күңелле күренештән күбесенең күңелләре күтәрелеп китте. Каргалар кәмитен күрәсе килгән кешеләр киләләр, киләләр...  Каргалар концертны кабат кабатламады: каенга, куакларга кундылар. Кешеләр кара каргалар кәмитен күреп, көлешә-көлешә күтәренке кәефтә кайтып киттеләр.
Ислам Вәлиуллов, 7 нче “Б” сыйныфы, Казан, 68 нче мәктәп.
Krähe_65(loz)