Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

Карандашлар савыты

22 июня 2016 Карандашлар савыты

 
Кирәк:

  • Тыгыз ак һәм төсле кәгазь;

  • Гади карандаш;

  • Кайчы;

  • Линейка;

  • Җилем;

  • Калка яисә юка ак кәгазь;

  • Өлгеләр.


Эш барышы:
1. Тыгыз ак кәгазьдән 10*25 см лы һәм зәңгәр кәгазьдән 10*45 см лы полоса кисегез.
2. Ак полосаны түгәрәкләп “стакан” ясагыз һәм ябыштырыгыз.
3. “Стакан” төбе зурлыгында түгәрәк кисегез, ябыштыру өчен анада 4 клапан калдырыгыз.
4. Йолдыз, кабырчык өлгеләрен төсле кәгазьгә төшерегез. Аларны кисеп, зәңгәр кәгазьгә ябыштырыгыз.
5. Зәңгәр кәгазьне, киңлеге 3 см лы гармун сыман итеп, бөкләгез. Кырыен җилем белән ябыштырыгыз, эченә “стакан” ны утыртып, “гармун”ны “стакан”га беркетегез. Карандашлар, каләм саплары тутырып куяр өчен менә дигән савыт килеп чыкты!
праоро