Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

Хирургның киеме нигә ак түгел?

23 июня 2016 Хирургның киеме нигә ак түгел?

Хәзерге хирургларның киеме тикмәгә генә зәңгәр яки яшел түгел. Мондый гамма операция ясаганда кан төсен яхшы аерырга булыша. Эш шунда: хирург кызыл төскә озак карап торганда, күзе арый һәм кеше тукымаларындагы аерым өлешләрне күрми башлый. Канга озак карап торганнан соң күз карашын ак халатка төшерсәң, күз алдында яшел таплар биешә, алар тиз генә юкка чыкмый һәм игътибарны туплауга комачаулый. Зәңгәр яки яшел киемгә караганда исә, күз ял итә, кан төсмерләрен дә җиңел аера.