Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

Кигәвен кая куна?

18 июня 2016 Кигәвен кая куна?

  Венгрия һәм Швеия тишеренүчеләре зебраның нигә аклы-каралы булуын ачыклаганнар. Әлеге сорау уннарча ел буе галимнәргә тынгылык бирмәгән. Лунд университетыннан Сьюзон Акессон әйтүенчә, аклы-каралы буйлар зебраны кигәвеннән саклый икән. Кара төстәге атларны кигәвен көтүе белән килеп сара, ак төстәгеләренә - бераз азрак, ә менә зебра кебек аклы-каралы хайваннарга канэчкеч бөҗәкләрнең бөтенләй исе китми икән. Моны ачыклау өчен галимнәргә ун ел һәм күп сынаулар үткәрү кирәк булган. Эш яктылык нурларының ничек таралуы белән бәйле - красу төстәге өслеккә төшкән яктылык, чагылып, горизонталь яссылыкка тарала һәм кигәвеннәрне җәлеп итә. Ә менә аклы-каралы буйларга төшеп чагылган яктылыктан бөҗәкләр курка.


паып