Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

Конфет тарихын беләсеңме?

16 июня 2016 Конфет тарихын беләсеңме?

Дөньяда иң борынгы конфет Мисырда хөрмә җимешеннән һәм балдан ясалган. Шәрыкта конфетны – бадәм белән инжирдан, Борынгы Римда – чикләвек һәм мәкне бал белән кайнатып, Русь  дәүләтендә исә өрәңге ширбәте, бал һәм патокадан ясаганнар.
Иң күп сатыла торган конфет – пралине, ул 1663 елда уйлап табылган, кондитер аны Германиядәге француз илчесе өчен махсус әзерләгән.
“Мастер Фуд” компаниясендә дөньяда иң зур тартмалы конфет ясалган, киңлеге – 1,5 метрлы, озынлыгы – 2,5 метрлы тартмага 800 килограмм шоколад сыйган.
Иң сәер конфетлар Финландиядә җитештерелә. Алар арасында ачы, тозлы һәм хәтта нефть тәме килә торганнары да бар.
Галәмдә булган бердәнбер конфет – чупа-чупс. 1995 елда космонавтлар аны үзләре белән алган.