Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

Көзге урман нинди матур! - Укучыларыбыз иҗаты

19 сентября 2017 Көзге урман нинди матур! - Укучыларыбыз иҗаты

Урман күчтәнәчләре
Көзге урман нинди матур!
Сокланып йөрим әле.
Әйтерсең лә, буяганнар -
Яфраклар төрле-төрле.
Гөмбә вакытын көтеп алам,
Шундый килә җыясым.
Алып кайткач, белеп торам
Әнинең шатланасын.
Җыйдым бераз чикләвек тә,
Кышка куям киптереп.
Инде хәзер өйгә киттем,
Сәпитемдә җилдереп.
Динар Әхмәтшин, Казан