Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

Мактанчык (хикәя)

10 июня 2016 Мактанчык (хикәя)

Их,Фәридә кебек булсаң иде! Аның кебек итеп йомшак башлыклар, шарфлар бәйләсәң иде! Юк шул, юк. Фәридә шикелле үк булдырып булмый. Әнә бит ул, тәнәфесләрдә дә, дәресләрдә дә башкаларны авызына гына каратып утыра:


- Әле кичә генә үзем бияләй бәйли башладым. Ап-ак куян мамыгыннан. Шундый матур инде менә!


- Беркөнне әни эштә чагында тегү машинасында алъяпкыч тектем. Чәчәкле тукымадан. Үземә дә, курчагыма да...


- Аннары мин...


Кыскасы, Фәридәнең кулыннан килмәгән эше юктыр. Ә аның сыйныфташларына бәйләп-тегү түгел, төймә тагу да зур эш кебек тоела. Әниләре булышмаса, төймәсез дә йөрерләр иде әле.


Дөрес, савыт-саба юа беләләр, кибеткә дә баралар, тәрәзә  төпләрен юешләтмичә гөлләргә дә су сибәләр. Алар белгән эшләренең очына чыгарлык түгел, анысы, белеп җитмәгәннәре тагын да күбрәк шул әле.


Ә Фәридә эшли белмәгән бер эш тә юктыр... Шуңа күрә аңа өйрәнеп тормасаң да була. Тик менә ул нигәдер бер дә сыйныф бүлмәсен җыештырырга калмый. Үзенең белгәнлеге белән сыйныфташларын оялтасы килмәведер инде аның. Шуны аңлапмы, иптәшләре аны калырга кыстамыйлар, хәтта калмавына күңелләреннән генә рәхмәт тә укыйлар әле, чөнки Фәридә янында бик тә, бик тә кыен булыр иде аларга.


Бу юлы укытучы апалары Фәридәне сыйныф бүлмәсен җыештырырга үзе калдырды.


- Иптәшләреңнән аерылып йөрергә ярамый, - диде һәм үзе үк сулы чиләк белән чүпрәк бирде. Фәридә карышып тормады, юеш чүпрәк белән селтәнә-селтәнә тәрәзә төпләрен сөртте, парта өсләрен чистартты, аннары идән юарга тотынды.


Инде эш тә бетеп килә иде. Укучылар парталарын урыннарына куймакчы булгач, аһ иттеләр: бүлмә шыксызланып калган, тәрәзә төпләрендә дә, идәндә дә күлләвекләр җыелып тора иде.


Бераз аптырап торгач, сыйныфташлары бүлмәне яңадан җыештыра башладылар. Комач кебек кызарынган кызны үртәп тормады алар.