Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

Микробака тапканнар

23 июня 2016 Микробака тапканнар

Һиндстанда доктор Биджу микроскоп аша гына күреп була торган бака тапкан. Аның иң зурысы да 10 миллиметрдан артмый икән. Ә менә тавышы бик көчле. Һиндстанның Керала штатындагы дымлы урманнарда, абага тамырлары арасында, коелган яфраклар астында яшәүче бака көндез йоклый, төнлә ауга чыга. ДНК анализы күрсәткәнчә, мондый бака әлегәчә билгеле булмаган төргә карый. Димәк, өр-яңа хайван табылган дигән сүз. Галимнәр өчен бу – зур бәйрәм. Биджу тапкан бака – дөньядагы иң кечкенә умырткалы хайван.


rog_red_eye_stem-Animal_photo_desktop_wallpaper_1280x1024