Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

Октябрь 2023

10 октября 2023 Октябрь 2023

«Сабантуй» журналының октябрь саны аеруча кадерле сан. Быел илебездә «Укытучылар һәм остазлар» елы, ә 5 октябрь – укытучылар көне. Шуңа да әлеге саныбызны нәкъ менә аларга багышларга булдык. «Алтын куллы мөгаллим» сәхифәсендә укытучылар ясаган искиткеч матур эшләнмәләрне күрербез. «Тәмлетамак» сәхифәсендә эремчекле сырок. «Балачак әдипләре»ндә шагыйрь Ренат Харисның бик матур шигырен укый аласыз. «Җәлил хәзрәт дәресләре» дә мәктәп һәм остазлар турында. «Сабантуй»ның октябрь санында «Борын-борын заманга...» мавыктыргыч комиксының да дәвамы бар. Кызыклы биремнәр һәм уеннар да сине көтә, дустым. Көз җитте, дип күңелсезләнеп утырмыйбыз! Рәхәтләнеп «Сабантуй»ны укыйбыз!

Тулырак: https://sabantuyjournal.ru/news/yaalyklar/yaa-oktyabr-sany-dnya-krde