Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

Помидор кайдан килгән?

18 июня 2016 Помидор кайдан килгән?

   Помидорның Европада бик озак еллар буе агулы үсемлек буларак саналуын беләсезме? Томатны бу континентка 16 гасырда испаннар һәм португалиялеләр Америкадан кертә. Уем-уем фраклы, җете кызыл җимешле үсемлекне баштан матурлык өчен үстерәләр. Шикләнүнең сәбәбе помидорны тарихи Ватанында (бүгенге Мексика) җирле халыкның ашарга яраксыз әйбер дип санавындадыр, бәлки. Яки аның агулы "кардәше" - эт җиләге монда гаепледер. Сүз уңаеннан, табигать фәннәре буенча бөек галим Карл Линейның да помидорны нигәдер "бүре персигы" дип атавын искәртеп үтик.


   Европа илләрендә аны тәрәзә төпләрендә чүлмәкләрдә үстерәләр, аллеяларны шуның белән бизиләр. Ә инде ашап карарга батырчылык иткән бакчачылар помидорның костыруын, укшытуын әйтә. Бары тик испаннар гына әлеге сусыл яшелчәдән курыкмый.