Саннар
Робот җыя
Американың Пенсильвания штатында үткән ярышларда үсмер Колин Бернс Рубик шакмагын җыю буенча дөня рекорды куйган – башваткычны 5, 25 секунд җыйган һәм Гиннесс китабын кертелгән. Мондый ярышларны Рубик шакмагы Бөтендөнья ассоциациясе ел саен уздыра, былтыр Бернс АКШ чемпионы булган. Үсмер әлегә ясалма интеллектны гына җиңә алмый – 014 елның мартында Британия инженерлары ясаган дүрт “куллы” робот шакмакны 3,253 секундта җыйган.