Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

«Сабантуй» журналының август санына анонс

04 августа 2025 «Сабантуй» журналының август санына анонс

Җәйнең соңгы аена  «Сабантуй» белән бергәләп атлыйк! Йә, мәктәпкә әзерме син, дустым? Август саны сиңа бик күптөрле файдалы язмалар әзерләде.

Журналның август тышлыгында – «Мирас» балалар бию ансамбле. «Мирас» –  төрле бию телләренә өйрәтә торган зур бер планета ул! Алар белән якыннанрак фотокомикста таныша алырсың.

Чәкчәк – Татарстанның, башкалабыз Казанның визит карточкасы. Аны татып карарга дип чит илләрдән дә киләләр! Ә чын Казан чәкчәге ничек әзерләнә соң? Моны без икмәк заводында белеп кайттык. Тизрәк «Үзебезнеке» сәхифәсе битләрен ачып кара әле! Чәкчәк пешерү процессын видеоформатта да күрергә мөмкин.

Йолдызнамәгә ышанырга кушмыйлар, әмма «Сабантуй» журналы әзерләгәненә, һичшиксез, җитди карарга кирәк! Үзеңнең кайсы җиләк-җимешкә охшаганыңны 6 нчы биттә белерсең.

Җәйнең эссе бер көнендә без гаҗәеп балачак бәйрәме уздырдык. Бу көн олыларны да, кечеләрне дә берләштереп, күңелле тәэсир калдырды. Бәйрәм «Сабантуй турында сөйлим» сәнгатьле шигырь сөйләүче балалар арасында үткәрелгән бәйге җиңүчеләрен бүләкләү белән башланып, берсеннән-берсе матур иҗади номерлар белән үрелеп барды. Фоторепортаж сине журналда көтә!

«Уен сәгате»ндә, гадәттәгечә, иң кызыклы уеннар тәкъдим ителә. Каникулда да башны эшләтергә кирәк, шулай бит?

Бөек Тукай якларын күргәнең бармы? Арча һәм Кырлай буйлап бергәләп «Сабантуй»лы сәяхәткә чыгыйк! Август санында Тукайның туган ягы белән якыннанрак таныша алачаксың. Шулай ук Арча районы белән тулырак һәм тизрәк танышырга кыска видео ярдәм итәчәк. Иң матур урыннарны бергә җыйдык!

Керчь шәһәре кайда урнашкан? Бөек Ватан сугышында шәһәрне дошман ничә тапкыр камап ала? Бу һәм башка сорауларга җавапны «Герой-шәһәр» сәхифәсе битләрендә табарсың.

30 нчы август – Татарстан Республикасы көне. Шул уңайдан, журналда республикабыз турында белемнәреңне тикшерә торган уеннарны да бирдек.

«Үземне өйрәнәм» сәхифәсендә исә тире капламын өйрәндек. Балалар табибы Анна Бескова бит тиресен кайгырту буенча үз киңәшләрен әйтте.

«Балачак әдипләре» битләрен шагыйрә Дания Нәгыйм иҗатына багышладык. Мондый матур шигырьләрне күптән укыган юк иде.

Әлбәттә, бу гына түгел! «Сабантуй»ның август санында тагын бик күп мавыктыргыч сәхифәләр көтә. Тизрәк журнал буйлап сәяхәткә чумарга ашык, дустым!