«Сабантуй» журналының февраль саны

«Сабантуй» журналының февраль саны укучыларыбызны берсеннән-берсе кызыклы, файдалы язмалар белән куандыра.
Тышлыкта – «Бәхетдин» ансамбле – Илназ һәм Гүзәл Бахларның сәләтле уллары! Төрле музыка уен коралларында уйнап, татар сәхнәсен гөрләтүче талантлар белән фотокомикс аша танышырга чакырабыз!
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан чыгып килүче махсус сәхифәдә герой-шәһәрләр белән танышуны дәвам итәбез. Бу санда илебез башкаласы Мәскәүдә Бөек Ватан сугышы елларында нинди вакыйгалар булуын ачыклап, тарих битләренә сәяхәт кылырбыз.
Укучыларны борчыган проблемаларга психолог Люция Ибәтуллина «Миңа ярдәм кирәк!» сәхифәсендә җавап бирсә, «Үземне өйрәнәм» сәхифәсендә табиб-травматолог сөякләр сәламәт булсын өчен нишләргә, ничек тукланырга кирәклеген аңлата.
«Тәмлетамак» белән җиләк-җимешле пудинг әзерләргә, ә остаханәдә Ватанны саклаучылар көненә шәп бүләк ясарга өйрәнергә була. Видеоларны да карарга онытмагыз, дуслар!
Татар әдәбияты белән кызыксынучы балалар язучы Алинә Бикмуллинаның яңа хикәясен укыса, «Мәшһүр татарлар» сәхифәсендә әдип Нәкый Исәнбәтнең тормыш юлы белән таныша алырлар. Үзләре әкият-хикәя, шигырь язучы балаларның эшләре «Канатлы ат», «Яшь хәбәрче» сәхифәләрендә урын алды.
Бай мәгълүматлы басманы укыгач, башваткыч-сканвордларны чишеп ял итеп алырга да була. «Сабантуй» – вакытны файдалы итеп уздырырга ярдәм итүче басма!