Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

«Сабантуй» журналының октябрь саны

06 октября 2025 «Сабантуй» журналының октябрь саны

Октябрь – туган көн ае! «Сабантуй»га октябрьдә 101 яшь тула. Бу юлы басмабыз нинди кызыклы битләре белән сөендерер икән?

Журналның октябрь тышлыгында – Казан балалар филармониясе. Аларның чыгышлары Татарстанда үткәрелгән чараларны бизи. Кечкенә артистлар белән фотокомикста танышырга мөмкин. 
Дуслар, күз алдыгызга китерегез: мәктәптән кайтасыз, юлда очраган бер генә йортның да тәрәзәсендә пыяла юк. Өйгә кергәч, пыяладан эшләнгән савыт-сабаны да таба алмыйсыз. Аптыраган йөзегезне көзгедән карап та булмый, чөнки ул да юк. Үз вакытында пыяла уйлап табылмаган булса, әле бик күп файдалы  җиһазларыбыз булмас иде. Ә пыяла ничек эшкәртелә соң? Моны без Мамадышта күреп кайттык. Әлеге гаҗәеп процессны журналның «Үзебезнеке» сәхифәсендә генә түгел, видеоформатта да күрергә кирәк! 
«Сабантуй»лы сәяхәтне дәвам итәбез. Октябрьдә Казаннан 91 чакрым ераклыкта урнашкан Балык Бистәсендә булдык. Районның исеме җисеменә туры килә. Монда халык элек-электән балык тоту белән шөгыльләнгән. Кызыклы язманы тизрәк укып, сәяхәт видеосын карарга ашыгыгыз.
Әле ул гына түгел! «Сабантуй» – Нидерландта! Әйе-әйе! Журналыбызны укучылар анда да бар! Сүз нәрсә турында барганын язманы укыгач белерсез.
Яңа уку елы – яңа бәйгеләр! Берсеннән-берсе кызыклы бәйгеләрдә сез дә актив катнашыгыз. Журналның 16 нчы бите шартлар белән таныштырыр.
«Герой-шәһәр» сәхифәсе сезгә имтихан биреме әзерләде. Бер ел дәвамында сугыш вакытында герой исеменә лаек булган шәһәрләр турында мәгълүматны ничек үзләштердегез икән? Тест ярдәмендә үзегезне тикшерегез!
Бер һәрберебез – алтын! Ышанмасагыз, «Үземне өйрәнәм» сәхифәсен ачып укыгыз. Бу юлы без чәч төзелешнә игътибар бирдек. Табиб-трихолог Элиза Гыймадиева чәчләрне кайгырту буенча файдалы киңәшләр бирде. 
«Балачак әдипләре» битләрендә сүзне шагыйрь Фәнил Гыйләҗевкә бирдек.  Аның кызыклы шигырьләре йөзне шунда ук елмаюга күмәргә сәләтле.
Дуслар! «Сабантуй»га 101 яшь. Шул уңайдан басманың 31 биттә бирелгән буягычын – бәйрәм тортын матур төсләргә буяп, җиңүче була аласыз. Ә җиңүчегә нәрсә бирәләр? Әлбәттә, бүләк! Безне шул рәвешле туган көн белән котларга ашыгыгыз. 
«Сабантуй» һәрчак букчагызда булсын! Ул сезгә көн дә бәйрәм рухы өстәп торыр.