Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

"Сабантуй" журналының сентябрь саны

05 сентября 2025 "Сабантуй" журналының сентябрь саны

Алтын көзне «Сабантуй» белән бергәләп башлыйк! Көзнең беренче ае сезгә менә дигән журнал тәкъдим итә.

Журналның сентябрь тышлыгында – Ислам Әмиров – Түбән Кама шәһәрендә «Нардуган» җыр һәм бию ансамблендә шөгыльләнүче уңган-булган егет каршы ала. Аның белән якыннанрак фотокомикста таныша алырсыз. 
Дуслар, «бишле»ләр өчен әби-бабайларыгыз биргән акчаны кая җыеп барырга уйлыйсыз? Сезгә, һичшиксез, акча янчыгы кирәк! Үзе затлы, үзе күннән, үзе матур, үзе хәтта тәмле булып тоела торган акча янчыгын ясарга үзебездә, Казанда өйрәтәләр. Әлеге процессны журналның «Үзебезнеке» сәхифәсендә генә түгел, видеоформатта да күрергә ашык!
Тиздән укытучылар көне җитә. Димәк, яраткан укытучыңа рәхмәт белдереп, истәлеккә бүләк бирергә мөмкин. Ә иң яхшы бүләк – үз кулларың белән ясалган бүләк. Шулай булгач, «Остаханә» битләрендә үз кулларың белән чәчәк бәйләме ясарга өйрәнәчәксең. Чын чәчәкләрдән аерырлык та түгел!
«Уен сәгате»ндә, гадәттәгечә, иң кызыклы һәм баш эшләтә торган уеннар тәкъдим ителде. Яллардан соң укуга кереп китәргә ярдәме тими калмас. Шулай ук журналның көзге санында дәресләр тәртибен дә булдырдык. Аны тутырып, үзеңә җайлы җиргә элеп куя аласың. 
Казаннан ерак түгел, Идел һәм Чулман елгалары кушылган җирдә, Куйбышев сусаклагычы ярында истәлекле урыннарга бай Лаеш районы урнашкан. Еш кына аны Сокуры авылында туган танылган рус шагыйре хөрмәтенә «Державин крае» дип атыйлар. Әлеге матур җир турында кызыклы фактларны сентябрь санында укырга була. Ә Лаеш районы белән тагын да тизрәк танышырга теләсәгез, кыска видеоны кереп карый аласыз. Анда иң матур урыннарны бергә җыйдык!
Минск шәһәре кайда урнашкан? Дошман оккупациясе ничә көн дәвам  итә? Бу һәм башка сорауларга җавапны «Герой-шәһәр» сәхифәсе битләрендә табарсың.
«Үземне өйрәнәм» сәхифәсендә исә баш мие төзелешен өйрәндек. Балалар неврологы Гүзәл Рябова баш мие эшчәнлеген арттыру буенча балаларга файдалы киңәшләрен бирде. 
«Балачак әдипләре» битләрен язучы Айсылу Имамиева бизәде. Аның матур хикәясен бик яратып укырсыз, дип өметләнәбез. 
Әлбәттә, бу гына түгел! «Сабантуй»ның сентябрь санында сезне тагын бик күп файдалы язмалар һәм кызыклы сәхифәләр көтәчәк. Тизрәк көзге санны кулыңа ал, дустым! Бу уку елында ул синең киңәшчең дә, сердәшчең дә булыр.