Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

"Сабантуй" батыры билгеләнде

14 мая 2016 "Сабантуй" батыры билгеләнде

 Ярый әле милли көрәшебез бар. Тәнне ныгыта, рухны күтәрә, милли горурлыкны көчәйтә торган мили көрәшебез! Тамаша кылырга күңелле! Кызыл һәм яшел сөлгеләр җилфердәве, батырларның бер-берсен һавага чөеп "очыруы", җанатарлар сызгыруы...

"Сабантуй" журналы призына балалар арсында көрәш бәйгесе быел Мамадышта узды. Татарстан Көрәш федерациясе, Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Мамадыш хакимияте бергәләшеп оештырган әлеге бәйгедә өч йөзгә якын яшь батыр көч сынашты. Шулар арасыннан төрле үлчәүдә утыз алты җиңүче билгеләнде. Беренче урыннарны Тукай районыннан Илназ Рамазанов, Мамадыштан Раил Хәбибрахманов һәм Рөстәм Ханов, Актаныштан Денис Муллахметов һәм Раббани Нургалиев, Әгерҗедән Әдел Сабирҗанов, Зәйдән Альберт Сәхәбиев, Норлаттан Ленар Әхмәтшин, Яшел Үзән районыннан Рәмзис Заһидуллин яулады. Команда беренчелегендә Мамадыш - 386, Актаныш - 366, Биектау - 320 очко җыйды.
Көрәшкә һәммәсе җитди әзерләнгән. Җиңү теләге көчле! Шуңа күрә кул имгәнү, каш ярылу, башка баш бәрелү очраклары да булды. Махсус чакырылган табиблар андыйларны җәһәт "ремонтлап" торды.
Келәмдә бил бөккән шәкертен яклап кычкырганда, тренер да тавышын кызганмады. Хөкемдар белән килешмәсә, тренер келәм уртасына уенчык шакмак ыргытты. Көрәшне туктатып, видеоязманы кабаттан карарга мәҗбүр итте. Әмма хөкемдар да гадел, аяусыз булды, хәрәмләшкән батырларга җәза бирүне кызганмады.
Ир-егет дуслыгы үзара көч сынашкач, бил  алышкач сынала. Шуны раслап, бәйгене яшь көрәшчеләр соңыннан бер-берсенә кул бирешеп, иңгә-иң тотынышып, фотога төшеп, телефон номерлары алмашып тәмамлады.