Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

“Сабантуй” журналы “җанланды”!

19 марта 2018 “Сабантуй” журналы “җанланды”!

Балалар һәм үсмерләрнең алыштыргысыз юлдашы – “Сабантуй” журналын укучыларның бәхете артты. Март саныннан башлап укучылар “Сабантуй” аша кызыклы язмалар, кирәкле мәгълүмат белән генә танышып калмаячак, ә журнал битләренә җан өрә – геройларны “сөйләштерә”, “йөгертә”, “уйната” алачак.



Әлеге яңалык “Сабантуй” битләрендә пәйда булган QR-код ярдәмендә тормышка ашырыла. Март саныннан башлап, “Сабантуй”ның кайбер битләрендә смартфон төшерелгән махсус билге пәйда булды. Димәк, шундый битләрдәге язма геройларын смартфоныңда да (яки планшетта) нәрсәдер эшләгәнен күреп була, дигән сүз.


QR-код – татар матбугаты өчен яңалык. Журналыбызның март саны тышлыгындагы баланың кар өстеннән яланаяк йөгертәсең, йә булмаса “Тәм-том”сәхифәсендәге татлы ризык әзерләү процессын үз күзләрең белән видео аша танышасың килсә, әлеге битләргә җан өрә аласың.


Кызыкмы? Әлбәттә! Ә мондый җанлылык “Сабантуй” журналында даими булачак. QR-кодлы битләрне смартфон белән “элемтәгә кертү”нең авырлыгы юк. Моның өчен смартфонда QR-код укый торган программа (аларныны Play market яки App-store аша бушка табарга мөмкин) булу гына кирәк. Шул рәвешле җанлы журнал дөньясына кереп китәсең.


“Җанлы” битләр «Сабантуй» журналының һәр санында булачак. Шунысын да искәртик: журнал редакциясе һәрвакыттагыча фикерләр-тәкъдимнәр өчен ачык. “Сабантуй”ның кайсы сәхифәләрен җанлы итеп күрергә телисез – фикерләрегезне sabantui@bk.ru электрон почтасына яки социаль челтәрләрдәге төркем/аккаунтларыбызда көтеп калабыз.


Исегезгә төшерәбез! “Сабантуй” журналына ай саен язылырга мөмкин. Бер айга язылу бәясе – 65 сум. Индексы – П2336. Почта бүлекчәләрендә яки https://podpiska.pochta.ru/press/П2336 «ссылкасы» аша язылырга мөмкин.