Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

"Сабантуй" журналында - яңа фотобәйге! Җиңүчегә - “тәмле” бүләк!

17 мая 2017 "Сабантуй" журналында - яңа фотобәйге! Җиңүчегә -  “тәмле” бүләк!

⚠⚡Дуслар, "Сабантуй" журналы Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан фотобәйге уздырырга булды. 👶👪💕💕💝

Бәйгедә һәркемне – әти-әниләр 👪, абый-апалар 👦👧, әби-бабайларны 👴👵катнашырга чакырабыз. Һәр гаилә архивында балаларыгыз тормышының иң күңелле мизгелләре сурәтләнгән фоторәсемнәре бар: 🎉🎊🎈🎂🎁сабыйның тәүге тапкыр тәпи басуы, ирешкән уңышлары 👑🎻🎺, беренче җиңүе 🏆🌟🎉. Бәлки улыгыз яки кызыгыз турында әнисенең (әтисенең, бабасының, әбисенең) копиясе дип әйтәләрдер. 🐤🐥🐣☀Ике буын вәкиленең бергә төшкән рәсемнәрен дә бик теләп кабул итәчәкбез.
Бәйге өчен бер кеше исеменнән 3тән артык фото кабул ителми.
Фотоларны sabantui@bk.ru адресына яки https://vk.com/id88575327 аккаунтына җибәрергә була. 📱📷📹💻💥
Фото астына урнаштырыр өчен бер җөмлә һәм үзегез турында кыскача мәгълүмат (исем-фамилия, яшь, тору урыны) язырга онытмагыз.
Хатлар 2017 елның 27 маена кадәр кабул ителә. ⏳📭📮📢📚
Сайтка урнаштырганнан соң, ачыктан-ачык тавыш бирүне игълан итәрбез. Тавыш бирү 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк. 📊📌📍💌
Җиңүчене бик “тәмле” бүләк көтә! 🎁🌟🍬🍫🍭🍥
Конкурсның спонсоры - Киндерленд балалар кафесы - https://vk.com/kinderland_kazan. 1 урынны алучыга алардан 1000 сумлык сертификат, 2нче урынга чыгучыга - 500 сумлык сертификат булачак.
🍒🍓✨Йәгез, бәхетебезне сынап карыйк! 🏆🎯