Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

"Сабантуй" журналының яңа санында ниләр бар?

08 июня 2017 "Сабантуй" журналының яңа санында ниләр бар?

Дусларыбыз, "Сабантуй" журналының яңа саны дөнья күрде.
Бу санда ни генә юк - татар телен иң яхшы белүче Саба кызы Ризәлә Йосыпова белән әңгәмә, "Бер көн - бер мизгел" сәхифәсендә Рөстәм Гайзуллинның уллары Рамазан белән Нурсолтан, Рамазан аеның мәгънәсен аңлату өчен ата-аналарга эш планы һәм башкалар.
Сөенчебез дә бар!!! "Сабантуй" битләренә "Моң дәрьясы" дигән сәхифә яңадан әйләнеп кайтты. Хөрмәтле музыка укытучылары -  җыр сәнгате белән бәйле сорауларыгыз, балалар өчен язылган җырларыгыз (ноталары белән) булса, журналыбызның sabantui@bk.ru адресына юллагыз.
Яраткан журналыбыз "Сабантуй"га язылмаган булсагыз - ашыгыгыз! Сайтыбыздагы сылтама буенча интернеттан гына да язылырга була!
Шулай ук яраткан журналыбызны сатуда таба аласыз яки редакциядән сатып алырга була.