Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

Сөенечле хәбәр! Аквапаркка кем бара? /исемлек/

16 февраля 2018 Сөенечле хәбәр! Аквапаркка кем бара? /исемлек/

Сәлам, "Сабантуй" журналын яратып укучы дусларыбыз! Исегездә булса, узган саннарыбызның берсендә сезне анкета тутырып, үзегез белән таныштырып үтәргә һәм журналыбыз турында фикерләрегез белән уртаклашырга чакырган идек. Бүген редакциябездә бу анкеталарны җибәрүчеләр арасында лотерея уйнатылды.

Барлыгы безнең адреска 28 анкета килде. Аларның барысы белән дә таныштык, безнең журналга рәхмәт һәм мактау сүзләре яудырган укучыларыбыз булуына бик сөендек. Күбегезнең анкеталарында кызыклы гына фикерләр бар иде: кемдер пәйгамбәрләр турында укырга тели, кемдер Роналду кебек йолдызларның тормышы белән якынрак таныштыруны сорый, ә бер укучыбыз язучы балаларының тормышлары белән кызыксына икән.
"Сабантуй" журналын яздыручы, һәр санын яратып укып баручы, бәйгеләребездә даими катнашучы дусларыбызга барлык редакция исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә бергә булыйк!
Ә хәзер - җиңүчеләр исемлеге. Лотереябызда очраклы рәвештә 5 сан тартып алынды. Алар исемлек буенча түбәндәге укучыларыбызга туры килде:

Шагалиева Гайшә, 10 яшь, Алабуга


Миннеханов Самат, 12 яшь, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен авылы


Мифтахов Илсур, 11 яшь, Әлмәт районы, Кама-Исмәгыйль авылы


Мөбәрәкҗанов Булат, 11 яшь, Саба районы, Байлар Сабасы авылы


Рәхмәтуллин Бәхтияр, 7 яшь, Чистай шәһәре


Сез барыгыз да Аквапаркка билетлар белән бүләкләнәсез. Котлыйбыз сезне!!!
Билетларны кайчан һәм кайдан алып китүне белешер өчен сез 8-917-283-65-45 телефоны аша 26 февральдән соң шалтырата аласыз.