Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

Спиннер, спиннер, спиннер... башны әйләндерде /КОНКУРС/

20 июня 2017 Спиннер, спиннер, спиннер... башны әйләндерде /КОНКУРС/

Балаларның телендә соңгы вакытта бер генә сүз еш яңгырый - спиннер, спиннер, спиннер... Кайсына карама, кулларында шул уенчыкны әйләндерә. Алып өлгермәгәннәре - әни-әтинең теңкәсенә тия. 

ИГЪТИБАР, КОНКУРС!


Без дә укучыларыбызга спиннер бүләк итәргә булдык.


Моның өчен сез үзегез генә яки дусларыгыз белән бергә спиннер ярдәмендә ясап була торган трюклар, лайфхаклар турында кыска гына видеоролик (30 секунд тирәсе) төшереп, sabantui@bk.ru почтасына җибәрегез. Тавыш бирүдә җиңүчене бездән
БҮЛӘК - ИҢ ТЕКӘ СПИННЕР КӨТӘ!!!


Видеороликлар 30 июньгә кадәр кабул ителә. 1-15 июльдә - тавыш бирү көннәре. Нәтиҗә 17 июль көнендә ясалып, иң күп тавыш җыючы җиңүче билгеләнәчәк.


Бу яңа шаукымга бирелгәннәр арасында спиннерларның төрләре турында, аларны үз кулың белән ясарга өйрәтүче, шулай ук бу уенчык ярдәмендә ясап булган трюклар турында видеороликлар бик популяр. Без дә сезгә берничә ролик тәкъдим итәбез:
https://youtu.be/IckhsT0YJ5g
https://youtu.be/PGJgWUGJxFk
https://youtu.be/rP8OvRJ7UTQ