Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

ТАВЫШ БИРҮ: Кемнең бакча җимеше иң хикмәтлесе?

27 сентября 2018 ТАВЫШ БИРҮ: Кемнең бакча җимеше иң хикмәтлесе?

"Сабантуй" журналы укучыларыннан "Хикмәтле бакча җимеше" бәйгесенә килгән эшләр:


"Мин, Шәмсиев Искәндәр Рамил улы, Азнакай шәһәре гимназиясенең 1 сыйныфында белем алам. Ә бу бәрәңгене без әниемнең хезмәттәше бакчасында бәрәңге алганда төшереп алдык.
Янып–пешеп бакчада
Уңыш җыя бар халык.
Сюрпризлы яшелчәләр
Казып алабыз табып.
Көзнең асыл байлыгыннан
Хәтта күзләр камаша.
Йөрәк булып үскән менә
Бу бәрәңге – тамаша!
Шәмсиев Искәндәр, 8 яшь. Азнакай–Уразай."



Алинә Сәмитова
Бакчабызда үсте безнең
Йодрык-йодрык бәрәңге.
Шул бәрәңге арасында
Үскән "гөмбә-бибиләр".

Бер орлыктан 4 кишерне
Кайда үскән дисәгез...
Сер итеп кенә әйтәм,
Дәү әни бакчасында.



Шайхуллин Кәрим
Бакчамдагы борычым
Бик шәп булып өлгергән.
Гаҗәп формага килеп,
Аккош кебек бөгелгән.
(Актаныш районы Киров авылы)



Фирдәүс Мифтахов Әлмәт районы Кама-Исмәгыйль авылында тора, 1нче сыйныфта укый. "Бу чәчәккә охшаган помидор безнең бакчабызда үсте", - дип, бакча җимешенең фотосын җибәргән безгә.



"Мин Гайфуллин Наил, 6нчы класста укыйм. Безнең бакчадагы көзге уңыш бик яхшы чыкты. Уңыш жыйганда шулай ук мин кызыклы яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне күрдем. Шуларның берсен сезгә җибәрергә булдым. Бу бәрәңге уйланып торган кешегә охшаган. Мин аны бакчада бәрәңге чүпләгәндә күреп алдым. Минем бәрәңгем җиңә калса, мин аны пешереп ашарга сүз бирәм!"



@kazanalsu үз бакчасында үскән куян-бәрәңге фотосын инстаграм аша җибәргән. "Шундый уенчык бәрәңгене туган авылым Чүпрәле районы Зур Чынлыда яшәп ятучы әти-әнием казып алган. Быел безнең якларда яңгыр бөтенләй яумады. Шуңа карамастан, Аллага шөкер, бәрәңге уңган", - дип язган ул.



Ранил Могинов, Арча районы Сикертән авылы мәктәбе, 7нче сыйныф



Балык Бистәсеннән @guzhusnullina да безгә фотларын инстаграм аша юллаган. Бакчаларында менә шушындый куян тапканнар алар. "Безнең көнбагышлар да быел БИК зур булып үскәннәр, дип хәбәр итә ул.