Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

Әй, диңгез, диңгез...

28 сентября 2016 Әй, диңгез, диңгез...

img_20160926_170427
Мин диңгезне күзәтергә яратам.   Ул  беркайчан да бертөрле генә  булмый.  Бер карыйсың, шундый тыныч, басынкы, дулкыннары нәфис, йомшак. Суы көзге сыман кояш нурларын  үзендә чагылдыра, комы  кул-аякларны җылыта, шундый рәхәт... Ә икенче юлы  диңгездә  һава торышы алышына,   уйламаганда-көтмәгәндә көчле җил чыга һәм галәмәт зур дулкыннар  ерткыч җанвар  көче белән ярга кага, кыя-ташларны кыйный башлыйлар.  Зәңгәр күк йөзен соры болытлар сырып  ала, ерактагы  тауларда яшен яшьнәгәне ишетелә. Әмма бу күренеш  тә үзенчә матур. Чөнки диңгез  кешеләрне үзенең серлелеге  белән әсир итә. Ул үзенә күрә бер сихри көчкә ия.
Диңгезнең суы да һәрчак бер төсле генә түгел. Бер карыйсың – зәңгәрсу, бераздан куе зәңгәр, яисә яшел төскә дә керергә мөмкин.  Ә диңгез төбендәге су асты дөньясында күпме сер яшеренгән! Анда акула һәм дельфиннар    патшалык итә, кечкенә балыклар көтү-көтү булып яшел суүсемнәр арасында  йөзеп йөри. Мин диңгездәге кабырчыкларны җыярга яратам. Әйтерсең лә,   әллә кайчан диңгез төбенә баткан корабтан  калган  хәзинәгә тап булганмын.  Берәр әкияти яисә мифик образ булып, су асты патшалыгының тылсымлы    серләрен ачасы,  сихри диңгез белән дуслашасы килә.
Карина МИРГАЗОВА.
Чистай, 1нче лицей.
Укытучы: Дания Абдуллина.