Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

Яңа август саны дөнья күрде

02 августа 2023 Яңа август саны дөнья күрде

«Сабантуй» журналының август саны танылган балалар шагыйре Роберт Миңнуллинның 75 еллыгына багышлана. Ул 1986 елдан – 1995 елга кадәр «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй» журналы) газетасында баш мөхәррир булып эшли. Балалар өчен язылган беренче шигырьләре дә шушы газетада урын ала. Соңрак «Яшь ленинчы» газетасына да «Сабантуй» исемен Роберт абый Миңнуллин бирә.

Журналда әдипнең тормыш юлы, иҗаты белән танышырга мөмкин. Гаилә альмомнарында сакланган тарихи аклы-каралы фотолар аша Роберт Миңнуллинның күпкырлы шәхес булуына тагын бер кат инанасың.

Роберт Миңнуллинның дәвамчылары – каләм чарлаучы укучылар шагыйрьгә ияреп үзләре иҗат иткән шигырьләр – август саны журналының бизәге.

«Кул эше. Hand made» сәхифәсендә яшь хәбәрчебез Сәидә милли һөнәрләр белән таныштыруын дәвам итә: милли бизәнү әйбере – чулпы ясарга өйрәтер.

«Балачак әдипләре» сәхифәсендә әдәбият сөюче укучыларыбызны язучы Ләбиб Леронның яңа гына язылган шигырьләре көтә. Ә журналист булырга теләүче балалар баш исем куярга өйрәнерләр, журналистикада сүзнең асылы нидә икәнлегенә төшенерләр.

Спорт, балалар иҗаты, уеннар – барысы да август санында. Җәйнең соңгы аен «Сабантуй» белән бергә үткәр!