Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

Яңа елда - яңача "Сабантуй"!

19 января 2018 Яңа елда - яңача "Сабантуй"!

Дуслар, менә кабат бергәләшеп яңа - 2018 елга аяк бастык. Безнең өчен бу ел бик уңышлы булачак - чөнки безнең белән "Сабантуй" журналын яратып, сагынып көтеп алучы дусларыбыз бар. Алай гына да түгел - яңа елда яңа нәни дусларыбыз да күбәйде — быел язылучылар саны артты! Мондый шатлыклы хәбәрләр яңа үрләр яуларга көч бирә. 
Тагын бер яңалык - "Сабантуй" 2018 елдан башлап айга бер тапкыр 32 битле калын, матур төсле, хуш исле журналга әйләнде. Аның битләрендә күбрәк башваткычлар, мавыктыргыч язмалар, конкурслар, уеннар һәм иҗат эшләре булачак. Дустым, хәзер син үзеңнең шатлыклы вакыйгаларың, ирешкән уңышларың турында уртаклашасың килсә, яки үзең язган матур шигырьләр, үзең ясаган матур рәсемнәр белән бүлешәсең уйласаң — бел: "Сабантуй" редакциясе синең хатларыңны зарыгып көтеп ала.
Әгәр "Сабантуй" журналына язылып өлгермәгән икәнсез - борчылырга урын юк. Моны һәр айдан эшләп була. Почта бүлекчәсенә юл ерак икән, итернет - кул астында: https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F2336 сылтамасы аша кереп языла аласыз. Бер айга язылу бәясе - 65 кенә сум.

Нәни дусларыбыз! Быел тагын да ныграк дуслашыйк, элемтәдә булыйк:


"Сабантуй" төркеме Вконтактеда


"Сабантуй" төркеме Одноклассникида


"Сабантуй" төркеме facebookта


"Сабантуй" төркеме instagramда


Безнең электрон адресыбыз: sabantui@bk.ru