Логотип Журнал Сабантуй
ӘНИЛӘР КӨНЕ УҢАЕННАН КОНКУРС: ҖИҢҮЧЕЛӘР!

Иң якты кояшым син, әнием! (Солтанова Алия)

03 декабря 2019, 15:41
479
0
0

Һәркемнең тормышында иң изге кеше ул – әни. Чын күңелдән безне яратучы бердәнбер кеше дә – әни. Ялгышларыбызны, хаталарыбызны һәрдаим гафу итүче, кичерә белүче иң олы йөрәкле кеше дә – әни. Ничә яшебезгә җитсәк тә, безне сабый бала кебек кайгыртып, безнең өчен ут йотып яшәүче дә – әни. Дөньяга аваз салуга ук ул безне җил-яңгырдан саклап үстерә, олы тормыш юлына әзерли, акыллы киңәшләре белән ярдәм итеп тора.

Минем әнием Гөлшат исемле. Ул Мөслим гимназиясендә китапханәче булып эшли, шул ук вакытта 8 б сыйныфы җитәкчесе дә. Үз эшен бик ярата. Безнең гимназиядә дәреслекләрнең һәрвакыт җиткелекле булуы аның тырышлыгы нәтиҗәсе.  Конкурсларда катнашырга да өлгерә, укыган китапларына матур итеп буктрейлерлар ясый, безне дә өйрәтә. Авырып хастаханәдә ятканда тагын бер тапкыр әнинең иң кадерле кеше икәненә инандым. Минем уйланырга, нәтиҗә ясарга вакытым күп булды.

Ул мине киләчәктә тырыш, итагатъле, тәрбияле, әдәпле, инсафлы булырга өйрәтә. Акыллы киңәшләре белән туры юлдан барырга ярдәм итә. Һәр эштә тырышырга, ялкауланмаска кирәклекне кат-кат аңлата. Әни  минем өчен барлык эштә дә үрнәк, ышанычлы дус. Уңышларым өчен, минем үземнән дә артык сөенә, ә кайгыларым өчен үземнән дә артык көенә. Мин шуңа күрә дә әнием белән барлык серләремне уртаклаша алам. Чөнки аңа ышанам. Һәм үземнең дә әниемнең ышанычын аклыйсым килә. Алдагы көндә аның ярдәмчесе, киңәшчесе булып, зур уңышларга ирешеп, әниемне сөендерәсем килә. Ул бит минем иң кадерле кешем!

Мин үземнең сөйкемле әниемне бик нык яратам һәм хөрмәт итәм.

Солтанова Алия,

Мөслим гимназиясенең

 8 б сыйныфы укучысы

Нет комментариев