ӘНИЛӘР КӨНЕ УҢАЕННАН КОНКУРС: ҖИҢҮЧЕЛӘР!
ӘНИЕМ (Галеев Солтан)
Иң кадерле кешем бит син,
Алтыным, яратканым.
Мин авырган чакларымда
Төннәр буе бакканым.
Минем кәефем юк чакта
Уйнатып, көлдерүчем.
Төрле догалар өйрәтеп
Син иман сеңдерүчем
Дустым да син, ярдәмчем дә,
Иң көчле терәгем дә.
Соклануым, яратуым
Бу шигырь-бүләгемдә.
Казан шәһәре 91 мәктәпнең 1 сыйныф укучысы Галеев Солтан Илнур улы, 7 яшь.
Әнисе Галеева Алсу белән бергә язды.
Комментарии
0
0
Уңышлар телим, балам❤️❤️❤️
0
0
0
0
Шундый матур шигырь?
0
0
0
0
Бик матур шигырь.Молодцы Галиевлар!!!
0
0
0
0
Матур шигырь?? Бик ошый ?
0
0
0
0
Бик матур, мэгънэле шигырь! 1 нче урын сезгэ булырга тиеш)
0
0