Логотип Журнал Сабантуй
ӘНИЛӘР КӨНЕ УҢАЕННАН КОНКУРС: ҖИҢҮЧЕЛӘР!

ӘНИЕМ – ИҢ КАДЕРЛЕМ! (Смелова Регина)

03 декабря 2019, 15:49
495
0
0

Әйе, минем өчен иң якын кешем ул – әнием. Шатлыкларымны уртаклашучы, төпле киңәшләре белән ярдәм итүче, уңышларыма сөенүче, авырлыклардан саклаучы, усаллардан яклаучы, дөньяны һәм кешеләрне яратырга өйрәтүче кешем ул – әнием.

Минем әниемнең исеме – Гөлназ. Ул  авыл җирлеге администрациясендә эшли. Аның эше бик җаваплы, игътибарлылык  һәм төгәллек  таләп итә. Әниемнең эше документлар белән бәйле. Эшенең күп өлешен ул компьютерда башкара.

Әнием чисталык, тәртип ярата. Мин аңа барлык эшләрдә дә  булышам: савыт-саба юарга, өй җыештырырга, гөлләргә су сибәргә һәм  тәмле ризыклар пешерергә.

Әнием мине бик ярата. Һәр көнне йокыдан иркәләп уята, чәчләремне иркәләп толымнарга  үрә. Син минем иң кадерлем, алтын бөртегем, дип назлап, битләремнән үбә. Минем өчен иң зур бәхет бу!  

Әнием мине киләчәк көндә тырыш, итагатъле, тәрбияле, әдәпле булырга өйрәтә. Акыллы киңәшләре белән миңа туры юлдан барырга ярдәм итә. Һәр эштә тырышырга, ялкауланмаска кирәклеген кат-кат аңлата. Ул минем өчен барлык эштә дә үрнәк, ышанычлы дус. Уңышларым өчен, минем үземнән дә артык сөенә, ә кайгыларым өчен үземнән дә артык көенә. Мин шуңа күрә дә әнием белән барлык серләремне уртаклаша алам. Чөнки мин аңа ышанам. Һәм үземнең дә әниемнең ышанычын аклыйсым килә. Алдагы көндә мин дә әниемнең ярдәмчесе, киңәшчесе булып, зур уңышларга ирешеп, әниемне сөендерәсем килә. Ул бит минем иң кадерле кешем!

Мөхәммәт пәйгамбәрнең хәдисендә “Җәннәт ачкычы аналарның аяк астында”, диелә. Чыннан да бу шулай. Әниләребезнең кадерен белик. Әниләребезне яратыйк, аларны хөрмәт итүебезне һәрчак белгертеп торыйк. Әниләрне кадерләп, хөрмәтләп яшәргә кирәк. Өйләр ямьле булсын өчен  әни кирәк. Ашлар тәмле булсын өчен  әни кирәк!

Әнием турында язмамны танылгын җыр сүзләре белән тәмалыйсым килә:

Биргәнсең син миңа ал нурын таңнарның,

Җыйгансың син миңа бар гөлен даланың,

Биргәнсең канатлар талпыныр чагымда,

Балалык рәхмәтем җырымда чагыла.

 

                                                                                               Смелова Регина

Нет комментариев