Логотип Журнал Сабантуй
ӘНИЛӘР КӨНЕ УҢАЕННАН КОНКУРС: ҖИҢҮЧЕЛӘР!

ӘНИЕМ – КҮЗ НУРЫМ (ХӘБИБУЛЛИН ХӘБИБ)

03 декабря 2019, 11:20
520
0
0

Чибәр минем әнием

Минем әнием яп-яшь,
Аның өстенә чибәр.
Әнине күргән кешеләр
“Кызлар кебек син” диләр.

Куллары җылы, йомшак
Безне ул бик ярата.
Игътибарлы, ягымлы
Һәммәбезгә карата.

Әниемне бик яратам
Аның һәр сүзен тыңлыйм.
Аллаһтан аңа бәхетләр
Һәм озын гомер сорыйм.

Хәбибуллин Хәбиб Руслан улы Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбе
            

Нет комментариев