Логотип Журнал Сабантуй
ӘНИЛӘР КӨНЕ УҢАЕННАН КОНКУРС: ҖИҢҮЧЕЛӘР!

ӘНИЕМ – КҮЗ НУРЫМ (Алисә Миннебаева)

03 декабря 2019, 12:18
451
0
0

Әниемне бик яратам

Ул минем сулар һавам.

Аңардан башка бер көн дә

Яши алмамын сыман.

Минем әни кырысырак,

Ләкин мин торам белеп,

Мине ничек яратканын

Йөзеннән була күреп.

Әнием өйдә булганда

Өй эчләре яктыра.

Борын эчләрен кытыклап

Тәмле ис аңкып тора.

Әни янында яшәүнең

Белик ,дуслар, кадерен.

Һәр беребезнең әнисенә

Телимен кояш гомерен.

Алисә Миннебаева

Арча районы, Яңасала башлангыч мәктәбенең 4 сыйныф укучысы.

Нет комментариев