Логотип Журнал Сабантуй
ӘНИЛӘР КӨНЕ УҢАЕННАН КОНКУРС: ҖИҢҮЧЕЛӘР!

ӘНИЕМ – КҮЗ НУРЫМ! (Даутова Анилә)

03 декабря 2019, 12:12
479
0
0

Әни,әнкәй!

Нинди матур бу сүз,

Күңелемә шундый якын ул.

Миңа һәр эштә дә ярдәм итә,

Иң кадерле, якын кешем шул.

Әнием минем тырыш,мәрхәмәтле,

күзләреннән нурлар бөркелә.

“Кызым!”-диеп, назлап эндәшүе,

Йөрәгемә гел рәхәтлек бирә.

Әни янда булгач, яшәү рәхәт.

Мин бәхетле Әни булганга.

Безне куандырып мең яшәсен,

Сәламәтлек телим мин аңа.

                                    Даутова Анилә

                                    Шуман төп белем бирү мәктәбенең

                                    4 нче сыйныф укучысы.

                                    Җитәкчесе:  Татар теле һәм әдәбияте укытучысы

                                    Фазылҗанова Гөлназ Фәрит кызы.

Нет комментариев