Логотип Журнал Сабантуй
ӘНИЛӘР КӨНЕ УҢАЕННАН КОНКУРС: ҖИҢҮЧЕЛӘР!

ӘНИЕМ – КҮЗ НУРЫМ (Ибраһимова Диләрә)

03 декабря 2019, 11:49
514
0
0

Әни, диеп, язып куйдым...

Әни, диеп, язып куйдым

Ап-ак кәгазь битенә.

Синнән дә якын кешем юк

Әнием, җир йөзендә.

Син бит минем тормышымның

Иң якты бер кояшы.

Синнән башка булмас ямьле

Көннәремнең агышы.

Әнием, син булганга гына,

Ямьле минем көннәрем.

Син янымда, шуңа күрә

Курыкмыйм мин төннәрен.

Әни, диеп, язып куйдым

Ап-ак кәгазь битенә.

Бәхет, шатлык, куанычлар

Телим әнием сиңа.

Ибраһимова Диләрә,

Казан шәһәре Совет районы

“Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче

22 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе -

Мәгариф үзәге”нең

4А сыйныфы укучысы

 

Нет комментариев