Логотип Журнал Сабантуй
ӘНИЛӘР КӨНЕ УҢАЕННАН КОНКУРС: ҖИҢҮЧЕЛӘР!

ӘНИЕМ – КҮЗ НУРЫМ (НӘҖИПОВ ИЛНАЗ)

03 декабря 2019, 11:29
565
0
0

Рәхмәт сиңа

Назлы кулың, көләч йөзең

Мине һәрчак иркәли.

Тәмле сүзле, бик ягымлы-

Бердәнберем, син - әни!

 

Йөрәгең һич картаймасын,

Сырланса да маңгайлар.

Мине сөеп үстерә бит

Синең шәфкатьле куллар!

 

Авырлыкларга бирешмә, 

Сау - сәламәт бул, әни!

Күзләрең гел янып торсын,

Мине һәрчак ярат, сөй!

 

Уйларың гел изгелектә,

Яхшылыкта күңелең.

Рәхмәтләрем чиксез сиңа,

Озын булсын гомерең.

Кукмара районы “Зур Сәрдек авылы К.Ф.Шакиров исемендәге гимназиясе”нең 5нче сыйныф укучысы Нәҗипов Илназ Илнур улы

Нет комментариев