Логотип Журнал Сабантуй
ӘНИЛӘР КӨНЕ УҢАЕННАН КОНКУРС: ҖИҢҮЧЕЛӘР!

ӘНИЕМ – КҮЗ НУРЫМ (Шәрәфетдинова Алсинә)

03 декабря 2019, 14:37
535
0
0

Әнием, бәгырем,
Син-минем күз нурым,
Күктәге кояшым,
Җирдәге ялкышым

Тәмле-татлы ризыкларың
Көн саен авыз итәм.
Безне яратканың өчен,
Әнием, рәхмәт әйтәм.

Әниемнең җылылыгын
Һәрчак тоеп яшимен,
Йөзендәге елмаюын
Күреп һич тә туймыймын.

Әниемнең сабырлыгын
Тиңләдем мин көзләргә...
Соңгы яфрак саргайганчы
Җил ашыкмый өзәргә.

Әниләрнең кадерен без
Һәрвакыт белеп торыйк,
Яхшы гамәлләр белән
Һәрдаим сөендерик.


Шәрәфетдинова Алсинә Дәүләт кызы
Буа районы Аксу авылы, 6 нчы сыйныф укучысы

Нет комментариев