Логотип Журнал Сабантуй
ӘНИЛӘР КӨНЕ УҢАЕННАН КОНКУРС: ҖИҢҮЧЕЛӘР!

ӘНИЕМ – КҮЗ НУРЫМ (Сөләйманова Ралинә)

03 декабря 2019, 12:25
496
0
0

Минем әнием күз нурым,

Мин аны бик яратам.

Әни минем бик тырыш,

Ул минем бик чибәр.

Кояш балкып торган кебек,

Эни өйдә чагында:

Кайгыртучан, мәрхәмәтле,

Иман изге җанында.

Барлык асыл сыйфатларны,

Әни үзенә җыйган.

Күңел кояшын тапларга,

Мин hичвакытта кыймам.

Ходай биргән әниләргә,

Чиксез бетмәс сабырлык.

Көч тә биргән, биргән куәт.

Баласын үстерерлек.

Рәхмәт, әнкәй бүләк иттең,

Якты дөньяның ямен.

Яшьлегеңне кызганмыйча,

Бирдең син матур көнең.

Бишек җырын тыңлап үстек,

Әнкәй, сиңа мең рәхмәт.

Аллам бирсен озын гомер,

Гомерендә бәрәкәт.

Сөләйманова Ралинә, 3 сыйныф

Нет комментариев