Логотип Журнал Сабантуй
ӘНИЛӘР КӨНЕ УҢАЕННАН КОНКУРС: ҖИҢҮЧЕЛӘР!

ӘНИЕМ – КҮЗ НУРЫМ (Зөлкәрнәева Алсинә)

03 декабря 2019, 11:50
584
0
0

«Әнием – күз нурым»

Әни кеше, изге кеше бит ул

Шуңа күрә язам шигыремне,

Әниемә багышлыймын шуңа,

Чөнки тиздән әниләр көне.

Иң кадерле кешем,Әнием ул,

Бар нәрсәне һәрчак аңлый ул.

Кирәккәндә киңәшләр дә бирә

Ул бит һәрчак минем күңелемдә.

Әни җәйгән урынны яратам

Чын күңелдән җәя бит аны,

Әни пешергән ашны яратам

Тәмле пешерә бит ул барын.

Эшләр эшли ул гел чын күңелдән,

Җырлый – җырлый керләр юа ул.

Мин укудан кайтамын да өйгә,

Ачык йөз белән  каршылый ул.

Чистай муниципаль районы МБГБУ "5 нче урта гомуми белем мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Зөлкәрнәева Алсинә

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бигрэк матур сузлэр! Унышлар, Алсинэ!

    • аватар Без имени

      0

      0

      ??