ӘНИЛӘР КӨНЕ УҢАЕННАН КОНКУРС: ҖИҢҮЧЕЛӘР!
ӘНИЕМ – КҮЗ НУРЫМ (Зәйнуллина Гөлназ)
Әни кеше газиз кеше,
Әни кеше кадерле.
И,балалар,белегез сез
Әниләрнең кадерен!
Елатмагыз әниләрне
Әни күңеле пыяла.
Пыяла тиз уалганын
Беләме һәрбер бала?
Әниләр безне тудырган
Тормыш бүләк иткәннәр.
Бик бәхетле булырлар бит
Әни кадерен белгәннәр.
Әни белән безгә рәхәт,
Әни белән күңелле.
Әниләребезне саклыйк
Әниләр бит кадерле.
Зәйнуллина Гөлназ Фаяз кызы, Чистай муниципаль районы, Мөслим урта гомуми белем мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы
Комментарии
0
0
Молодец сенелем!
0
0
0
0
Бик матур, эчтәлекле шигырь, җиңү телим Гөлназга.
0
0
0
0
Умница ! Спасибо !
0
0
0
0
Голназ, унышлар телэп калам.
0
0
0
0
? Матур
0
0