Логотип Журнал Сабантуй
ӘНИЛӘР КӨНЕ УҢАЕННАН КОНКУРС: ҖИҢҮЧЕЛӘР!

ӘНИЕМӘ (Зәмирә Әхмәдуллина)

03 декабря 2019, 14:51
652
0
0

Әниемне бик тә яратам мин.
Ул да безне өзелеп ярата.
Игътибарлы, ачык, мөләем ул
Барлык кешеләргә карата.
Өебезнең олы нуры бит ул
Өебезнең якты кояшы.
Һәрбер җирдә озатып йөри безне
Әниемнең җылы карашы.
Нинди генә эшкә тотынса да
Көлеп тора аның һәр эше.
“Әниегез бигрәк тырыш инде,-
Диеп мактый аны һәр кеше.
Авыр чакта ул һәрвакыт терәк,
Начарлыктан безне саклаучы.
Төрле вакыт була – кичерә ул,
Гаделсезлекләрдән яклаучы.
Мин әнием белән горурланам,
Әниемне мин бик яратам.
Ихтирамлы, ихлас булырмын мин
Газиз әниемә карата.

Зәмирә Әхмәдуллина, Арча районы, Яңасала башлангыч
мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец!?