Логотип Журнал Сабантуй
ӘНИЛӘР КӨНЕ УҢАЕННАН КОНКУРС: ҖИҢҮЧЕЛӘР!

ӘНИЕМНЕҢ БЕР КӨНЕ (Арсланова Камилә)

03 декабря 2019, 15:23
1384
0
0

Безнең әниебез бик иртә тора. Иртәнге ашны әзерли. Үзенең назлы сүзләре белән безне йокыдан уята. Сеңлемне балалар бакчасына, ә мине мәктәпкә озата. Аның җылы карашы көне буе күз алдымнан китми, йомшак кулларының назы миңа көч бирә.
Ул һәр көн иртән үзенең яраткан эшенә ашыга.
Әнием минем шәфкать туташы булып эшли. Ул һәр көн авырулар белән очраша, аларның күңелләрен күтәрергә тырыша, ярдәм итә. Ул бик кешелекле, игътибарлы. Шуңа да аны хезмәттәшләре, авырулар хөрмәт итә.
Мин әниемне бик яратам, аның белән горурланам. Исән-сау, сәламәт булсын дип телим. Ул - тормышымның яме!


Арсланова Камилә
9 яшь
Казан шәһәре
91 мәктәп

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Холодец

    • аватар Без имени

      0

      0

      Нинди тирэн мэгьнэле язма, 9 яшьлек бала язган бит моны... Камтлэ, кызым шундый акыллы, тэуфиклы бала булып ус, энисен шулай яраткан, зурлаган бала на ар кеше булмас, Аллаху Телэсэ.... Бээетле бул, балам...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Алдагы елларда да унышлар ускэнем.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Ис киткеч Камилэ унышлар сина! Булдырасын молодец?

          • аватар Без имени

            0

            0

            Син просто супер Камилэ кызым! Унышлар сина! Бэхетле бала булып уз, тигезлектэ! Укуында унышлар! Эниеннен терэге бул! ????