Логотип Журнал Сабантуй
ӘНИЛӘР КӨНЕ УҢАЕННАН КОНКУРС: ҖИҢҮЧЕЛӘР!

ӘНИЕМНЕҢ БЕР КӨНЕ (Дурмаз Алия)

03 декабря 2019, 15:30
649
0
0

Безнең гаиләдә без ике бала: мин һәм минем энем Таһир. Мин өченче сыйныфта укыйм, ә энемә өч яшь, ул балалар бакчасына йөри.

Әниемнең иртән үк эшләре башлана. Безгә тәмле итеп иртәнге аш әзерли. Мине мәктәпкә озата, энемне балалар бакчасына илтә. Аннан соң үзенең эшенә китә. Дәресләрем беткәч, мине каршы ала. Мин өй эшләрен эшләп бетергәч, ул аларны тикшереп чыга, мине мактый. Соңыннан, мине бию түгәрәгенә илтә. Энемне балалар бакчасыннан алып кайта.

Кич белән без бөтен гаилә белән өйдә җыелабыз. Әни әзерләгән тәмле кичке ашны ашыйбыз. Мин әниемне бик яратам һәм аңа һәрвакыт булышам.

Дурмаз Алия
9 яшь
Казан шәһәре
91нче мәктәп
3 сыйныф.
(Рус төркемендә укый)

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ??????