Логотип Журнал Сабантуй
ӘНИЛӘР КӨНЕ УҢАЕННАН КОНКУРС: ҖИҢҮЧЕЛӘР!

ӘНИЕМНЕҢ БЕР КӨНЕ (Файзрахманов Алмаз)

03 декабря 2019, 14:36
456
0
0

Минем әнием Ләйсән исемле. Ул Арча үзәк хастаханәсендә   санитарка булып хезмәт куя. Аның эше бик авыр. Шуңа да карамастан, ул бер дә зарланмый, хезмәтен бик яратып башкара. Әниемә якшәмбе көннәрендә дә эшләргә туры килә. Көне буе авырулар белән аралашса, эшләп арыса да, өйгә ул елмаеп кайтып керә. Ягымлы сүзләр әйтеп безне, өч улын иркәли. Өйдәге көннәрдә ул безне тәмле ризыклар пешереп сыйлый. Без тырыш һәм тәртипле булсын өчен барлык көчен куя. Кулдан килгәнчә мин  дә әниемә булышам: гөлләргә су сибәм, кибеткә дә барып кайтам,кечкенә энем Айназны уйнатам.

Әниебез бик ярдәмчел кеше: туганнарыбызга, авылдашларга, дусларга гел ярдәм итә, җылы сүзләрен кызганмый. Без әниебезне яратабыз, хөрмәт итәбез һәм әтиебез белән тигезлектә безнең өчен шатланып бик озак яшәүләрен телибез.

Файзрахманов Алмаз,

Арча районы Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе, 8нче сыйныф

Нет комментариев