Логотип Журнал Сабантуй
ӘНИЛӘР КӨНЕ УҢАЕННАН КОНКУРС: ҖИҢҮЧЕЛӘР!

ӘНИЕМНЕҢ БЕР КӨНЕ (Гаптулхакова Адилә)

03 декабря 2019, 12:16
477
0
0

Минем әнием Гөлшат исемле. Без Арча районы Кылачы авылында яшибез. Әниемнең иртәдән кичкә кадәр башкарган эшләрен санап бетерү өчен дә бик күп вакыт кирәк. Мин, әниемә бераз булса да җиңелрәк булсын дип, көчемнән килгәнчә хуҗалык эшләрендә булышам.

Әтием дә, әнием дә бик тырыш кешеләр: абзар тутырып мал-туар асрыйлар, кош-корт тоталар. Иртәнге чәйне эчкәннән соң, әтием белән бергәләп сыерларны савалар, бозауларга сөт эчерәләр. Малларны ашатып, тиресләрне түгәләр. Аннары әни яңа савылган сөттән каймак ясый: сепарат аерта. Әни йорт эшләрен башкарган арада мин сыерларны көтүгә куып кайтам. Сепаратны юып кую, сыер саву аппаратын юып кую — әниемнең көн дә башкара торган эшләре. Ә өйдә булган көннәрдә бу эшләргә мин дә булышам.

Ул арада өйгә тәмле исләр таратып төшке аш әзер була. Бергәләп ризык ашап, табынны җыйгач, әтием белән әнием тагын маллар янына кузгалалар.

Әнием сөттән каймак, эремчек, корт, май  ясый. Бу тәмле дә, файдалы да ризыкларны әтием белән бергәләп базарга алып барып саталар да, Казан күчтәнәчләре төяп кайтып та җитәләр. Тәмләп чәй эчеп бетергән вакытта кичке савым вакыты килеп тә җитә.

Минем  әнием  бик матур да ул. Өлгер, чиста-пөхтә генә түгел, бик ягымлы да. Әтием Рәшит белән тигезлектә безгә яшәү көче, ышаныч биреп сау-сәламәт яшәгез!

Гаптулхакова Адилә, Арча районы  Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы.

Нет комментариев