Логотип Журнал Сабантуй
ӘНИЛӘР КӨНЕ УҢАЕННАН КОНКУРС: ҖИҢҮЧЕЛӘР!

ӘНИЕМНЕҢ БЕР КӨНЕ (Хасаншин Руслан)

03 декабря 2019, 12:07
472
0
0

Әни җир йөзендә hәр кешегә дә бик кирәк. Миңа да әнием бик кадерле. Ул иң әйбәте, иң ягымлысы. Мин әнием янымда булганга куанам. Минем әнием иң матуры. Шулай булгач, ничек инде аны яратмыйсың. Мин әниемнең бер көне турында язасым килә.

Минем әниемнең исеме Альбина. Ул әлегә эшләми. Сеңлем кечкенә, шуңа күрә аның белән өйдә утыра.

Минем әни иртә белән торып, абый белән мине дә уята. Без юынып киенгәнче, әнием чәйләр әзерләп куя. Безгә чәйләр эчертеп, башта әтине эшкә, аннары безне мәктәпкә озата. Аннары сеңлем тора, әни аның өс – киемен алыштыра, битләрен юа hәм ашата. Ә кечкенә сеңлем Әлфия уйнаган вакытта, әни өй эшләрен эшли. Өй эшләрен эшләгән вакытта сеңлем турында да онытмый. Әзрәк эшләрен бетергәч, сеңлемне ашата hәм йоклата. Ә үзе көндезге ашны әзерләргә тотына. Аннары абый белән мине көтә. Без кайткач ул бездән көннең ничек үтүен сорый, аннары бергә утырып ашыйбыз, чәй эчәбез. Ашагач әнием савыт- сабаларны юып куя,ә без аңа булышабыз. Ялдан соң  без аның белән дәрес әзерлибез. Ул вакытта сеңлем Әлфия безнең янда йөри. Аннары әзерәк ял иткәч, әни кичке ашны әзерләргә тотына. Әти кайткач ашыйбыз, әни савыт – сабаны  юа да бергә ял итәбез. Без дә,  әни дә эшләре беткәч  йокларга ятабыз.

Менә шулай әниемнең сеңлем белән, көндәлек эшләр белән hәр көне утеп тә китә.

Биектау районы Шуман төп мәктәбенең

1 сыйныф укучысы Хасаншин Руслан

Нет комментариев