Логотип Журнал Сабантуй
ӘНИЛӘР КӨНЕ УҢАЕННАН КОНКУРС: ҖИҢҮЧЕЛӘР!

ӘНИЕМНЕҢ БЕР КӨНЕ (Хөснетдинова Айсылу)

03 декабря 2019, 14:29
504
0
0

Бу җирдә һәркем үз әнисен иң яхшысы, иң матуры дип әйтәдер. Мин дә үземнең әнием турында шундый фикердә. Ягымлы, шәфкатьле, эшчән ул. Әтием, ике абыем һәм минем өчен әниебез - тормышыбызга ямь өстәүче иң кадерле кеше.       

Мин әниемнең бер көне турында язарга телим. Көне буена күпме эш эшләргә өлгерә ул! Беренчедән, бик иртә тора, иртәнге ашны әзерли, табын җыештыра, безне мәктәпкә озата. Икенчедән, үзе дә иртүк эшкә китә. Ул балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Үзенең эшен бик ярата, аны нәни балалар көтеп алалар. Әнием аларга төрле уеннар уйната, кызыклы дәресләр бирә.

Ничә сәгать эшләп кайта, кибеткә бара. Кабат өйдәге эшләрне башкара: өй җыештыра, керләр юа, миңа дәресләр әзерләргә булыша, тәмле-тәмле ризыклар пешерә, бик матур гөлләр үстерә, җылы оекбашлар, бияләйләр бәйли. Ә бакчабызда ниләр генә үстерми ул! Кышка җитәрлек кайнатма, компот, салат ясый. Сыерыбызның сөтеннән төрле сөт ризыклары әзерли.

Әниебез буш вакыты булганда концерт һәм спектакльләр карарга, табигатьтә ял итәргә ярата. Менә шулай үтә аның көне.

Без дә бөтен эшне әниебезгә генә эшләтмибез, кулдан килгәнчә аңа булышабыз. Үзе арыган, хәтта авырган вакытларында да безне ашатучы, иркәләүче, яхшы киңәшләрен бирүче әниебезне без бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез.

Сау-сәламәт булып, безнең уңышларга сөенеп, озак яшә, әнием!

Хөснетдинова Айсылу Арча районы Яңасала башлангыч мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы.

Нет комментариев