Логотип Журнал Сабантуй
ӘНИЛӘР КӨНЕ УҢАЕННАН КОНКУРС: ҖИҢҮЧЕЛӘР!

ӘНИЕМНЕҢ БЕР КӨНЕ (Сөләйманова Ралинә)

03 декабря 2019, 14:25
461
0
0

Әнием безгә тәмле-тәмле ризыклар пешерә, кичен назлап йоклата, ә иртән «кызым» диеп уята. Әни булганда, өебез нурлы, аның күзләреннән бөркелгән нур hәрберебезгә җылылык бирә. Әнием янәшәсендә булганда гына мин үземне бәхетле хис итәм.

Әниемнең бер көнен без икәү үткәрдек. Без әни белән өчпочмаклар пешердек. Мин әниемә камыр ясарга булыштым. Ә аннан соң без әни белән эчлеген ясарга тотындык. Мин бәрэңге әрчегән арада, әнием итен турый торды. Итне турап бетергәч, суганга тотынды. Әни суган тураган арада мин бәрәңгене әрчеп бетердем. Эчлеккә бар әйберләр эзер булды. Әнием белән бергә-бергә, көлешә-көлешә, эчлекне тоз hәм борычлар кушып бутадык. Шул арада безнең камыр әзер булган иде инде. Әнием белән сөйләшә-сөйләшә өчпочмакларны ясый башладык. Әни камырын җәеп торды, мин җәйгән камырларга эчлеген салып тордым. Ясап бетереп духовкага пешергә тыктык. Бераз вакыт үткәч, өчпочмакларыбыз пешеп чыкты. Һәм без бар гаиләбез белән бергә өчпочмаклар белән тәмләп чәйләр эчтек.

Минем әни бик тәмле пешерэ. Без әни ял иткәндә, эшкә бармаганда, ял көннәрен бергә үткәрергә яратабыз. Мин әниемэ мең рәхмәтле. Әниемне бик яратам, әниемнең ял көннәре генә тиз узып китә. Ул эштә булганда, мин аның эштән кайтканын сагынып көтеп торам.

Сөләйманова Ралинә, 3нче сыйныф

Нет комментариев